Көз көне нинди агачлар утыртырга киңәш ителә?
Укырга киңәш итәбез

Көз көне нинди агачлар утыртырга киңәш ителә?

Урманчылар көз көне утырткан агачларның тамырланып китү мөмкинлеге югарырак дип билгели.

Татарстанда нарат, Европа чыршысы, себер карагае, юкә, миләш кебек ылыслы һәм вак яфраклы агачлар утырту хуплана .

Җимеш агачларыннан груша, алмагач һәм слива көзге утырту өчен яраклы. Груша тиз ияләнә, алмагач кышка кадәр тамырын ныгыта, ә слива алдан әзерләнгән туфракны таләп итә . Шулай ук кара миләш, карлыган, кура җиләге һәм крыжовник кебек куакларны да көзен утыртырга мөмкин .


Нет комментариев