Җәмгыять

Көзге каникулны 26 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр уздырырга тәкъдим иттеләр

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләргә көзге каникулны 2026 елның 26 октябреннән 3 ноябренә кадәр уздырырга киңәш итте. Бу хакта РИА Новостига ведомствода хәбәр иттеләр.

Каникулдан соң укучыларны өстәмә ял көне көтә. 4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәләр.

Мәгариф министрлыгында ачыклык кертүләренчә, календарь уку графигын төзегәндә мәктәпләр ведомство тәкъдим иткән расписаниедән файдаланырга яки аның нигезендә үзенекен эшләргә мөмкин. Шул ук вакытта мәгариф оешмалары төбәк һәм этномәдәни традицияләрне, шулай ук планлаштырылган чараларны исәпкә алырга тиеш.


Нет комментариев