Татарстан Республикасы «Кадрлар» илкүләм проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә. «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проекты кысаларында төбәк халкы бушлай яңа белгечлек үзләштерә яки квалификациясен күтәрә ала, дип искәрттеләр ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә 5961 татарстанлы белем бирү программаларына керешкән. Шуларның 4281е укуларын тәмамлап, квалификация турында документлар алган инде. 2026 елда төбәктә яшәүче 6284 кешене яңадан укыту планлаштырыла.
Белем алу 16 уку сәгатеннән алты айга кадәр дәвам итә. Хәзерге вакытта 12 белем бирү программасы бар: экскурсовод, химик анализ лаборанты, бульдозер машинисты, ясалма фәһем системалары белән эшләү буенча белгеч, промпт-инженер, программа белән идарә ителә торган станоклар операторы, стандартлаштыру буенча белгеч һәм башкалар.
Укуга гаризаны эшсезләр, пенсионерлар, 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнар, мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган эшләмәүче әниләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм һәлак булганнарның гаилә әгъзалары, инвалидлар һәм башка категория вәкилләре бирә ала.
Нет комментариев