Татарстанда октябрьнең икенче декадасында уртача һава температурасы климатик нормадан биш градуска югарырак булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Тулаем алганда, республика өчен 11-20 октябрь аралыгында климатик норма +5,4 градус, ә Казан өчен +5,8 градус тәшкил итә. Шул рәвешле, уртача температура +10,4 һәм +10,8 градус булачак.
Шул ук вакытта, элегрәк синоптиклар төбәктә октябрьнең беренче декадасы климатик нормага якын булачак дип фаразлаган иде. Соңрак «Татар-информ» агентлыгы атмосфера фронты белән бергә төбәккә җылы, әмма яңгырлы һава торышы килүе турында хәбәр итте.
Нет комментариев