Җәмгыять

Казанда бер үк вакытта 45 яшь пар никахларын теркәгән

Камал театрының яңа бинасында 45 парны берләштергән зур никахлашу тантанасы узды.

«Бу чара гаилә кыйммәтләрен саклау кысаларында зур әһәмияткә ия. Шулай итеп, республика дәрәҗәсендә зур сәхнәдә бер үк вакытта 45 парны теркәп, без гаилә традицияләрен, нигезләрен һәм кыйммәтләрен саклап калуның никадәр мөһим булуын күрсәтәбез», – дип билгеләп үтте журналистлар белән әңгәмәдә ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова.

Массакүләм никахлашу тантанасы – Татарстанда ел саен үткәрелә торган традиция. Әмма быел аның әһәмияте аеруча югары. Кунаклар илебезнең төрле төбәкләреннән ЗАГС идарәсе башлыклары булды.

Тантанадан тыш, тамашачылар һәм катнашучылар өчен татарларның туй традицияләре турында сөйләүче бию программасы да әзерләнде.


Нет комментариев