Россиянең Европа өлешендә иң озын «әбиләр чуагы» көтелә
Көн темасы

Россиянең Европа өлешендә иң озын «әбиләр чуагы» көтелә

Киләсе атнада формалашачак көчле антициклон җылы һәм коры һава торышын китерәчәк.

 Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец  хәбәр итте. Температура нормадан берничә градуска югары булып, явым-төшемсез көннәр ун көнгә кадәр дәвам итәргә мөмкин — бу гадәти күрсәткечтән ике тапкырга озаграк.

Тишковец аңлатуынча, әгәр бу сценарий тормышка ашса, «коммуналь көз»нең башлануы — уртача тәүлеклек температура +8 градустан түбән төшү — киләсе ай уртасына күчәчәк.

Синоптиклар фаразлары буенча, октябрьдә Россиянең Европа территориясенең күпчелек өлешендә һава температурасы климат нормасыннан кимендә 2–3 градуска югары булачак. Явым-төшемнәр күләме дә нормадан 30–40 процентка азрак булыр дип көтелә.


Нет комментариев