Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ-КХТИ) «Б» корпусы янында Икенче бөтендөнья сугышы чорындагы алман «Пантера» танкы табылды һәм чыгарылды. Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аны карады.
«Совет галимнәре бу трофейны экспериментлар өчен кулланганнар, эчендә шартлаткыч матдәләрне сынаганнар. Быел җәй төзүчеләр аны очраклы рәвештә казып тапканнар. Танкны тәртипкә китерәчәкләр һәм музейга бирәчәкләр», – диде ул.
Танк августта табылган, сентябрь ахырында җирдән чыгарылган. Ул коралсызландырылган килеш сугыштан соңгы елларда материалларны сынау өчен корылма буларак кулланылган.
Фото: max.ru/rustamminnikhanov
Нет комментариев