Җәмгыять

Мәктәпләрдә 2027 елның гыйнварыннан ясалма интеллект буенча курс кертәчәкләр

Бу хакта РИА Новости Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

2026/27 уку елының икенче чирегеннән пилот мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучылары өчен «Ясалма интеллект һәм мәгълүмати куркынычсызлык» программасы буенча дәресләр уздырыла башлаячак. 2027 елның гыйнварыннан курсны илнең барлык мәктәпләренә дә таратырга планлаштыралар.

Дәресләр мәҗбүри булачак һәм мәктәп расписаниесенә керәчәк. Программа укучыларга ясалма интеллектның эш принциплары һәм аны төрле өлкәләрдә куллану турында күзаллау бирергә, шулай ук аның технологияләреннән куркынычсыз файдаланырга өйрәтәчәк.

Укытучыларны яңа фәнне укытуга әзерләү башланды: «Укытучы эшендә ясалма интеллект» квалификация күтәрү программасын 250 мең педагог узачак.


Нет комментариев