Карлыган бөер талпаныннан ничек котылырга: эксперт киңәшләре
Укырга киңәш итәбез

Карлыган бөер талпаныннан ничек котылырга: эксперт киңәшләре

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча дәүләт инспекторы Марат Фәттахов зарарлануны ничек танырга һәм нинди көрәш ысуллары чыннан да эшли икәнен сөйләде — бөерләрне алудан алып кайнар су һәм ут белән эшкәртүгә кадәр.

Карлыганда еш кына шундый күренеш була , бөерләр шартларга жыенган  кебек бүртәләр. Шуннан соң карлыган ботакларында деформация барлыкка килэ. Мондый күренешләрне яшь карлыганнарда очратырга мөмкин. Бу — бөер эчендә яшәүче карлыган бөер талпаннары-микроскопик корткыч. Зарарланган бөреләр түгәрәкләнеп, кабарынып, кечкенә кәбестә күчәнэренә охшап калалар. Талпан уңышны зарарлап кына калмый, унышны югалтуга китерергэ момкин. Талпан белэн зарарлану яфракларның кабарынуына (реверсия) вирусына  китерэ, ул куакны уңышсыз итә.

  Зарарланган бөерләрне алу — зәгыйфь һәм уртача зарарланган очракта иң нәтиҗәле ысул. Талпанга каршы корэш көз яки иртә яз көне үткәрелә. Кабарган түгәрәк бөреләрне чуплэп алалар яки секатор белән кисәләр. Ботакның 30% тан артыгы зарарланган очракта-ботакларны тулысынча кисеп алырга кирәк. Барлык алынган бөерләрне һәм ботакларны яндырырга кирәк, компостка ташларга ярамый-талпан кышлый һәм кире кайта. Зарарлану иртә ачыклаганда нәтиҗәлеле эшкәртү куакны коткарып калырга момкинлек бирә.

 Кайнар су белән эшкәртү (бөерләр шытканчы, һава температурасы +4°+6 ° C булганда), Лейкага кайнар су салырга-ботаклар белән контактка керү вакытына су +70...+80°C ка кадәр суыначак, куакны һәр яктан мул итеп сугарырга, бер куакка 5-10 литр - Агымны бер урында 3-5 секундтан да озаграк тоткарламаска. Ут белән эшкәртү-кайнар суга альтернатива. Газ горелкасының яисә эретеп ябыштыру лампасының ялкынын, туктамыйча, ботаклар буйлап өстән аска 2-3 тапкыр 8-10 см ераклыкта үткәрәләр. Җылыту талпаннарны һәм бетләрне үсемлеккә зыян китермичә юкка чыгара.

 Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча дәүләт инспекторы Фәттахов М. Г.

Автор фотосы


Нет комментариев