Нократ

Новости по рубрике - Спорт

  • 29 марта 2013 - 06:22
    Финиш якынлаша
    Район оешма-предприятияләре арасынданы мини-футбол буенча спартакиада ахырына якынлаша. Ярышларда һәр коллектив уңышлы гына чыгыш ясады. Финалга исә 4 команда чыкты. 1 һәм 2 нче урыннар өчен "Татавтодор" оешмасы белән " Мамадыш ТКХ" ҖЧҖ, ә 3 нче урын өчен "Олимп" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе белән "АПК азык-төлек программасы" көрәшәчәк.
  • 26 марта 2013 - 11:56
    Тиешле балл җ ыелды
    Яшь волейболчыларыбыз узган атнада жанатарларын сөендерделәр. 1997-1998нче елларда туган Татарстан укучылары Спартакиадасында кызлар һәм малайлар командалары үз төркемнәрендә беренче урыннарны яулап, кирәкле булган 160 баллны җыя алдылар. Николай Михайлов Соңгы елларда безнең уенчыларыбызның Спартакиада кысаларында уздырылган ярышларда кайчан уңышка ирешкәннәрен анык кына хәтерләмим. Ә моңа ирешү өчен командаларыбызга кайбер баскычларны...
  • 18 марта 2013 - 11:13
    Республика юлчылары Мамадышта жыелды
    Шимбә көнне, шәһәр стадион-ипподромында "Татавтодор" оешмасы филиалларының республика чаңгы ярышлары узды. Барлыгы биредә 10 филиал командалары катнашты. Алар арасында Аксубай, Апас, Арча, Чүпрәле, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Саба, Яр Чаллы командалары бар иде. Ярышның тантаналы ачылышында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов : "Район күләмендә әлеге төр чара тәүге тапкыр...
  • 18 марта 2013 - 04:57
    Мөмкинлекләре чикләнгән Мамадыш спортчыларын республикада беләләр
    Мөмкинлекләре чикләнгән якташларыбыз үзләре өчен яңа спорт төре булган голбол буенча тәүге бәйгедә уңышка ирештеләр. 15-17нче март көннәрендә Алабуга шәһәрендә күрү буенча инвалидлар арасында голбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Анда Мамадыш данын Фирназ Фәләхов, Вазыйх Садыйков, Андрей Пакшинцев, Илшат Фәләхов, Зөбәрия Мөхетдинова, Гөлнур Ногуманова, Рузалия Шакирова якладылар. Хатын-кызлар-5 команда...
  • 15 марта 2013 - 12:30
    “Олимп-2001” “Ак бүре”гә оттырды
    "Олимп-2001" хоккей командасы Татарстан беренчелеге кысаларында үз бозында Казанның "Ак бүре" уенчыларын кабул итте. Әлеге бәйге өченче урын өчен иде. Кызганычка каршы, хоккейчыларыбыз кунакларга 3:2 исәбе белән бирелергә мәҗбүр булдылар. Ни әйтсәң дә, көндәшләр быелгы сезонда Идел буе Федераль округы беренчелегендә лидерлардан саналды. Җавап уены Казанда үтәчәк.
  • 15 марта 2013 - 10:29
    Чаңгы спортында иң җитез педагогларны ачыкладылар
    Бүген районыбызның барлык белем бирү учрежденияләре хезмәткәрләре чаңгыга басты. Аларны мәгариф хезмәткәрләре арасында узучы "Аргамак" спорт уены берләштерде. Ир-атларга 3 чакрымга сузылган дистанцияне иярләргә туры килде, ә хатын-кызларга исә 2 километрны. Биредә барлыгы 20 команда составында 68 кеше катнашты. Нәтиҗәдә, хатын-кызлар арасында 35 яшькә кадерлеләр арасында 1 нче урын коррекцияләү...
  • 14 марта 2013 - 12:45
    Мамадыш кызлары Татарстан данын яклый
    Кече футбол буенча 1996-1997 елларда туган кызлар җыелма командасы иртәгә Дзержинск шәһәренә юл тота.спортчыларыбыз 15-20 март көннәрендә финал уеннарында чыгыш ясыячак. Тренер Руслан Мамонов җитәкчелегендәге әлеге командабыз мондый хокукка Татарстанда, аннан Идел буе Федераль округында җиңү яулап ия булган иде. Яшь футболчыларыбызга уңышлар юлдаш булсын!
  • 12 марта 2013 - 10:17
    Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Иван Даниловны искә алдык
    Әфган сугышы каһарманнары арасында авылдашыбыз, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Иван Данилов та бар. Быел да 9 март көнне мәрхүмнең якыннары, мәктәп коллективы белән берлектә Батыр егетне искә алырга җыелдык. Лена Бачкова, Владимир төп мәктәбе директоры Кичтән матур гына торган һава торышы ярыш көнне 180 градуска борыла да куя. Ел да...
  • 5 марта 2013 - 10:15
    Мамадыш судьяларын хөкем иттеләр
    Җөмһүриятебездә төрле дәрәҗәдәге спорт бәйгеләренең күпләп үткәрелүе беркемгә дә сер түгел. Узган ел азагында муниципаль учреждениеләрдә хезмәт куючыларны да "урыннарыннан кузгаттылар". Башка тармаклар турында әйткән дә юк инде. НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ Үткән атна шимбәсендә Мамадыш Татарстан Республикасындагы суд системасында хезмәт итүчеләрнең волейбол буенча ярышларын кабул итте. Барлыгы 21 команда (18е -...
  • 26 февраля 2013 - 12:13
    Спортны үз итсәң
    Универсиадага да күп калмый. Бөтендөнья студентларының спорт бәйгеләрен карарга теләүчеләр өчен билетлар сатыла башлавы турында күпчелек хәбәрдар инде. Андагы вакыйгаларның бер өлеше белән райондашларыбызны "Татмедиа" ААҖнең "Нократ" ("Вятка") мәгълүмат-матбугат филиалы хәбәрчесе Николай Михайлов, "Нократ дулкыннары" телерадиокомпаниясе операторы Алексей Шишмагаев таныштырачаклар. Моның өчен аларны аккредитацияләүгә документлар әзерләнә.
  • 22 февраля 2013 - 11:50
    Истә, һаман да истә
    Районыбыз Әфганстанда үзенең җиде асыл егетен югалтты. Кызганычка каршы, аларның өчесенең генә истәлегенә багышлап җитди чаралар үткәрелә. Ә бит аларның һәрберсе даими хөрмәткә лаек. НИКОЛАЙ ЗЮРИН Ирек Мөхетдинов призына оештырылган волейбол ярышлары соңгы елларда район чиген дә узып китте. Ә менә Владимир авылы мәктәбе укытучысы Николай Бачков инициативасы белән Иван...
  • 14 февраля 2013 - 09:33
    Егәрлеләр бәйгесе
    Югары Ушма халкы гер күтәрү осталарын тамаша кылды. Узган шимбә көнне барлык укучылар, укытучылар һәм өлкән буын вәкилләре авыл клубына җыелды. Җирлек башлыгы Наил Васыйлов ветеран укытучы Кәфил Садыйков хөрмәтенә тәүге мәртәбә гер күтәрү ярышы оештырды, хөрмәтле кунакка һәм аның тормыш иптәше Роза ханымга махсус бүләкләр тапшырды. Чараны авылдашлары Вазыйх...
  • 11 февраля 2013 - 10:06
    Иң зур сынау – Актанышта
    Зур өстенлек белән Узган атна җомгасында "Олимп" спорт комплексында 1998-99нчы елларда туган Татарстан укучыларының IX Спартакиадасының Казан зонасы бәйгеләрендә көрәшчеләребез гомумкоманда беренчелеген оттылар. Аларны апрель аенда Актанышта узачак финал ярышларындагы сынаулар көтә. Николай Зюрин Егетләребез Мамадышка җыелган 19 район көрәшчеләре арасында 214,5 очко җыйдылар. Икенче урынны алган кукмаралылар алардан 41...
  • 8 февраля 2013 - 11:10
    Кызлар югары баскычта
    Ике көн барган 1996-97нче елларда туган Татарстан укучыларының IX Спартакиадасы кысаларында ирекле көрәш буенча ярышларда безнең кызларыбыз гомумкоманда беренчелегендә пьедесталның югары баскычына күтәрелделәр. Ә менә яшүсмерләребез ике баскыч түбәнрәк булдылар. НИКОЛАЙ ЗЮРИН Түбән Ушма авылындагы спорт комплексы, чын мәгънәсендә, республикакүләм бәйгеләр үткәрү үзәгенә әверелә. Хәер, аның моңа тулы хокукы бар....
  • 6 февраля 2013 - 09:54
    Үз күзләре белән күрсеннәр
    "Универсиада-2013"не Мамадыш районының спорт белән шөгыльләнүче укучылары да күрәчәк. "Үзебезнең башкалабызда үткәндә мондый чараны һәр бала күреп калырга тиеш. Кем кайсы төр белән шөгыльләнә, шул төрне тамаша кылсын. Ерак чит илләргә аларның спорт чарасы карау өчен бара алмаячагы көн кебек ачык",-ди муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов. Ул укучыларга универсиада уеннарына...
Реклама