Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Иван Даниловны искә алдык

Әфган сугышы каһарманнары арасында авылдашыбыз, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Иван Данилов та бар. Быел да 9 март көнне мәрхүмнең якыннары, мәктәп коллективы белән берлектә Батыр егетне искә алырга җыелдык. Лена Бачкова, Владимир төп мәктәбе директоры Кичтән матур гына торган һава торышы ярыш көнне 180 градуска борыла да куя. Ел да...

Әфган сугышы каһарманнары арасында авылдашыбыз, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Иван Данилов та бар. Быел да 9 март көнне мәрхүмнең якыннары, мәктәп коллективы белән берлектә Батыр егетне искә алырга җыелдык.

Лена Бачкова,

Владимир төп мәктәбе директоры

Кичтән матур гына торган һава торышы ярыш көнне 180 градуска борыла да куя. Ел да шулай. Бүген дә чалт аяз күк йөзен кара болыт каплап алды, котырып буран дулый, әче җил исә... гүя табигать тә үзенчә бәхилли яшьләй гомере өзелгән батыр егетләребезне. Чаңгы эзен аз гына таптау, буранны "туктату" максатыннан да барлык укытучылар тезелешеп 2 чакрым арага беренче киттек. Бездән соң башлангыч сыйныфлар 1 км, 6-9 сыйныфлар 3 км арага юл тоттылар. Алай дию генә аз булыр, хәтта район, республика ярышларында катнашып җиңү яулаган иң көчле чаңгычыларыбыз арасында чын-чынлап көчле көрәш барды. Менә алар кар-бураннан да өрекмәүче, салкыннарга бирешмәүче, җиңүче егет-кызларыбыз: егетләр төркемендә беренче өчлектә-Николай Кушаев, Анатолий Кушаев, Геннадий Тупаевлар булса, кызлар арасында Ольга Бачкова, Елена Кириллова, Валентина Ипкиева җиңү яулады. Башлангыч сыйныфлар арасында исә Анатолий Петров, Денис Михайлов, Василий Тупаевка тиңнәр булмады. Җиңүчеләребезгә районда "Никопласт" җәмгыяте директоры булып эшләүче төп иганәчеләребез - Роза һәм Николай Тарасовларның кыйммәтле бүләкләре тапшырылды. "Чулпан" иминиятләштерү компаниясе җитәкчесе-Николай Ивановка һәм РайПО рәисе Людмила Уразлинага да мәктәпнең спорт эшчәнлеген күтәрүдә, бәйрәмне оештыруда матди ярдәм итүләре өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез, аларга зур сәламәтлек, эшләренең алга баруын, гаиләләренең имин булуын телибез.

Туган илне саклау-ир-егетнең изге бурычы. Дөньялар тыныч булсын, аналарның күз яше түгелмәсен! Безнең егетләребез дә хәзердән үк тормыш авырлыкларын кичәргә әзер булырга, үзләрендә ихтыяр көче тәрбияләргә тиеш. Ил-көннәр тыныч булганда, егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе - ныклыкка сынау үтү ул. Әти-әниләр дә, сабырлык күрсәтеп, улларын сагынып көтеп алыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев