Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спорт һәм мәгариф бүлеге җитәкчеләре прокурорга хисап тоттылар

Районыбыз прокуратурасы вәкилләре тарафыннан шәһәрдәге өстәмә белем бирү учреждениеләре тикшерелгән булган. Ачылган җитешсезлекләрнең ни дәрәҗәдә бетерелүе район прокуроры каршындагы эш төркеменең чираттагы утырышында барланды. Универсиадага бәйле рәвештә балалар-үсмерләр республика спорт мәктәбенә капиталь ремонтның тоткарлануын хәбәр итте директоры Руслан Имамиев. Кайбер төркемнәрдә тренировкалар атнага бишәр тапкыр үткәрелә икән. Аларның атнага ике...

Районыбыз прокуратурасы вәкилләре тарафыннан шәһәрдәге өстәмә белем бирү учреждениеләре тикшерелгән булган. Ачылган җитешсезлекләрнең ни дәрәҗәдә бетерелүе район прокуроры каршындагы эш төркеменең чираттагы утырышында барланды.

Универсиадага бәйле рәвештә балалар-үсмерләр республика спорт мәктәбенә капиталь ремонтның тоткарлануын хәбәр итте директоры Руслан Имамиев. Кайбер төркемнәрдә тренировкалар атнага бишәр тапкыр үткәрелә икән. Аларның атнага ике тапкыр гына рөхсәт ителүен әйтте район прокуроры урынбасары Әлфия Корчагина. Мәктәпкә балаларны 5 яшьтән үк язу очраклары да булган. Руслан Имамиев моны балалар бакчаларына йөрүчеләр өчен дәресләр үткәрүләре белән дә аңлатты. "Тикшерүләр республика прокуратурасы күрсәтмәсе буенча уздырылганлыктан, нәтиҗәләре республика Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгына да җиткереләчәк,"-диде Әлфия Корчагина.
Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Таһир Галимханов утырышта спорт объектларын "Уңайлы мохит" программасы буенча тиешле таләпләргә китерү юнәлешендә башкарган эшләре турында чыгыш ясады. "Хыял" яшүсмерләр клубына һәм боз сараена керү юллары инвалидлар өчен тоткарлык тудырмый. "Олимп" спорт комплексына 1нче майга кадәр ясарга планлаштырабыз. Ә икенче этажына керүне запас ишек аша эшләргә туры киләчәк,"-диде ул.
Прокурор урынбасары спорт секцияләренә язылган балаларга медицина белешмәләренең исемлек белән язылу очраклары булуын, моның закон тарафыннан тыелуын әйтеп үтте. "Бу-авыллардагы балаларның медицина тикшерүе үтәргә бергә алып килүләре нәтиҗәсендә килеп чыкты. Киләчәктә һәркайсыннан аерым белешмә таләп итәрбез,"-диде Таһир Галимханов.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Вәзир Фәизов сүзләренә караганда, районыбыздагы укучыларның 93,3 проценты төрле спорт секцияләренә, түгәрәкләргә җәлеп ителгән икән. Бу бик яхшы күрсәткеч. Балаларның буш вакытлары үзләре һәм җәмгыять өчен файдалы узса, әти-әниләрнең дә, мөгаллимнәренең дә җаннары тыныч булачак. Әмма барысы да закон таләпләренә туры китереп оештырылырга тиеш, диләр прокуратура вәкилләре.
Шәһәр мәктәпләрендә "Автоэш" курслары да бар. Балалар мәктәптән үк шоферлык правосына укый алалар. Дәресләрне оештыруда да байтак кимчелекләр табылган булган. Мәктәп директорлары җитешсезлекләрне бетерү юнәлешендә башкарылган эшләр турында чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев