Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кунаклар бүләксез калдырды

Космонавтика көненә багышлап үткәрелгән хоккей турнирының төп бүләге Мамадыштан читкә китте. Ләкин моңа үпкәләргә кирәкми. Димәк, кунаклар өстенрәк, көчлерәк булып чыктылар дигән сүз. Николай Михайлов Үткән атна азагында "Олимп" Боз сараена 10 яшьлек хоккейчылар хуҗа булып алды. Биредә өч көн дәвамында "Олимп-2003" командасында уйнаучы хоккейчыларның кайбер әти-әниләренең иганәчелек ярдәме белән...

Космонавтика көненә багышлап үткәрелгән хоккей турнирының төп бүләге Мамадыштан читкә китте. Ләкин моңа үпкәләргә кирәкми. Димәк, кунаклар өстенрәк, көчлерәк булып чыктылар дигән сүз. Николай Михайлов Үткән атна азагында "Олимп" Боз сараена 10 яшьлек хоккейчылар хуҗа булып алды. Биредә өч көн дәвамында "Олимп-2003" командасында уйнаучы хоккейчыларның кайбер әти-әниләренең иганәчелек ярдәме белән оештырылган бәйгеләр барды. Мәйдан хуҗаларыннан тыш, җанатарлар Яр Чаллы, Азнакай, Тольятти, Чабаксар шәһәрләреннән килгән командаларны да күрү бәхетенә ирештеләр. АвтоВАЗ башкаласыннан килгән Леонид Макаров белән Андрей Бухановтан бер тәнәфес вакытында Мамадыш турындагы фикерләре белән кызыксынгач, алар гаҗәпләнүләрен яшермәделәр. "Җылы каршы алдылар, менә дигән "Апрель" кунакханәсенә урнаштырдылар. Шәһәрегез кечкенә булса да, гаҗәеп матур икән, ләбаса. Спорт мәсьәләсе турында кызыксынганнан соң, тел шартлатырга гына калды. Бөтен нәрсә диярлек бушка икән бит. Төрле яшьтәге хоккейчыларыгызның уңышлары турында сөйләгәч тә ышанмаган идек. Менә сез тагын шулар турында әйткәч, тәмам ышанып кайтып китәчәкбез," - диделәр алар. Башка шәһәрләрдән килгән ата-аналар да Мамадыш халкының кунакчыллыгын сизмичә калмаганнардыр. Чабаксардан килгән бер ханым, әгәр безнекеләрнең, анда бара калсалар, мондагы кебек җылылыкны тоеп бетерәчәкләренә ышанып бетмәвен әйтте. Безнең командадагы малайларның әти-әниләренең дә күпчелеге кунаклар белән якыннан аралашмыйча калмаганнардыр. Кунакчыллык кунакчыллык белән, ә бозда бу әйтем ят нәрсә. Чөнки анда алка өчен көрәш бер генә мизгелгә дә тынмады. Сергей Солодаев шәкертләре беренче очрашуны Тольяттиның "Волгарь" командасына каршы уйнады. Очрашу барышында җиңелеп барсалар да, төп вакыт беткәнче исәп тигезләнде. Буллитлар әуенча исә, кунаклар өстенлеккә иреште. Аннан соң Чабаксарның "Спартак" командасына җиңелү, азнакайлылар белән ярчаллыларны бирелдерсәләр дә, хәлиткеч уеннарга эләгеп булмады. Шуңа күрә өченче урын өчен генә көч сынашырга туры килде. Кызганычка каршы, тольлятилылар әлеге нияткә аяк чалдылар: "Олимп"ны 6:2 исәбе белән бирелергә мәҗбүр иттеләр. Хәлиткеч очрашуда Азнакайның "Соколы" командасы "Спартак"тан көчлерәк булып чыкты һәм төп бүләккә ия булды. Турнир нәтиҗәләре буенча Данис Апанаев ("Соколы") - иң яхшы капкачы, Булат Бинков ("Олимп") - бомбардир, Михаил Политыко ("Волгарь") - сакчы, Алексей Абрамов ("Спартак") - һөҗүмче дип танылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев