Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Республика юлчылары Мамадышта жыелды

Шимбә көнне, шәһәр стадион-ипподромында "Татавтодор" оешмасы филиалларының республика чаңгы ярышлары узды. Барлыгы биредә 10 филиал командалары катнашты. Алар арасында Аксубай, Апас, Арча, Чүпрәле, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Саба, Яр Чаллы командалары бар иде. Ярышның тантаналы ачылышында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов : "Район күләмендә әлеге төр чара тәүге тапкыр...

Шимбә көнне, шәһәр стадион-ипподромында "Татавтодор" оешмасы филиалларының республика чаңгы ярышлары узды. Барлыгы биредә 10 филиал командалары катнашты. Алар арасында Аксубай, Апас, Арча, Чүпрәле, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Саба, Яр Чаллы командалары бар иде. Ярышның тантаналы ачылышында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов : "Район күләмендә әлеге төр чара тәүге тапкыр оештырыла һәм без үзебезнең җирлектә кунакларга һәрвакыт шатбыз",-дип искәртеп узды. Иң беренчеләрдән булып трассаны 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган хатын-кызлар иярләде. 2 чакрымга сузылган дистанциядә Алия Гусамовага тиңнәр булмады. Ә 35-45 яшьлекләр арасында Ленуза Мөбарәкшина лидер булып танылды. Алга таба трассага 45 яшьлекләр һәм аннан да өлкәнрәкләр чыкты. Аннары инде бәйге дилбегәсе ир-атларга бирелде. Үз категориясендә 1 нче урынга безнең спорт җанлы Сергей Петров ия булды. Чаңгы ярышы нәтиҗәләре буенча гомумкоманда зачетында 3 нче урын Арча филиалына бирелде. Икенче урында мамадышлылар, ә инде 1 нче урын Минзәлә филиалы командасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев