Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Мөмкинлекләре чикләнгән Мамадыш спортчыларын республикада беләләр

Мөмкинлекләре чикләнгән якташларыбыз үзләре өчен яңа спорт төре булган голбол буенча тәүге бәйгедә уңышка ирештеләр. 15-17нче март көннәрендә Алабуга шәһәрендә күрү буенча инвалидлар арасында голбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Анда Мамадыш данын Фирназ Фәләхов, Вазыйх Садыйков, Андрей Пакшинцев, Илшат Фәләхов, Зөбәрия Мөхетдинова, Гөлнур Ногуманова, Рузалия Шакирова якладылар. Хатын-кызлар-5 команда...

Мөмкинлекләре чикләнгән якташларыбыз үзләре өчен яңа спорт төре булган голбол буенча тәүге бәйгедә уңышка ирештеләр. 15-17нче март көннәрендә Алабуга шәһәрендә күрү буенча инвалидлар арасында голбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Анда Мамадыш данын Фирназ Фәләхов, Вазыйх Садыйков, Андрей Пакшинцев, Илшат Фәләхов, Зөбәрия Мөхетдинова, Гөлнур Ногуманова, Рузалия Шакирова якладылар. Хатын-кызлар-5 команда арасында, ир-атлар 12 командадан өченче урыннарны яуладылар. Гомүмкоманда зачетында да мамадышлылар пьедесталның өченче баскычына күтәрелделәр. "Бу безнең өчен әлегә яңа спорт төре. Моңа кадәр аның белән бер дә шөгыльләнгәнебез юк иде. Ярышларга китәр алдыннан берничә көн максатчан тренировкалар үткәрдек, кагыйдәләрне ныклап өйрәндек. Әзерлекләребез юкка булмады",-дип, командасы өчен сөенүен белдерде тренер Вәсимә Имамова.

Шунда ук пауэрлифтинг буенча да көч сынаштылар. Райондашларыбыз һәр үлчәү авырлыгында да чыгыш ясап, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Розалия Шакирова (75 килограммга кадәр үлчәүдә), Гөлнур Ногуманова (60 кг), Денис Егоров (60 кг)-беренче, Алексей Маслов (75 кг), Ольга Ермолаева (75 кг)-икенче, Рөстәм Хөснуллин (75 кг), Артур Афанасьев (60 кг) өченче урыннарны алдылар. Әлеге нәтиҗәләр бәрабәренә Мамадыш районы командасы лаеклы беренче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев