Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Шахтер егет футболны сөйде

Кече яшьтән футболга гашыйк иде Иван Иванов. Ылыя малайлары күрше авылларга барып, я үзләре аларны чакырып, иптәшләрчә очрашулар уздыралар иде. Арча педагогия училищесында укыганда да әлеге спорт төрен ташламый ул. Николай Михайлов Түбән Ушма авылындагы спорт комплексында барган ике көнлек турнир футболчыларны гына түгел, җанатарларны да киеренкелектә тотты. Аеруча финалда...

Кече яшьтән футболга гашыйк иде Иван Иванов. Ылыя малайлары күрше авылларга барып, я үзләре аларны чакырып, иптәшләрчә очрашулар уздыралар иде. Арча педагогия училищесында укыганда да әлеге спорт төрен ташламый ул. Николай Михайлов Түбән Ушма авылындагы спорт комплексында барган ике көнлек турнир футболчыларны гына түгел, җанатарларны да киеренкелектә тотты. Аеруча финалда мәйданчык чак кына рингка әверелмәде. Сүз узган атна җомга һәм шимбә көннәрендә район кулланучылар җәмгыяте рәисе булып хезмәт куйган Иван Иванов истәлегенә футзал буенча шәһәр командалары арасында уздырылган бәйгеләр турында. Ни өчен спортның бу төре сайлануы да аңлашыла. Дабойка. Фото. Анастасия Иванова, мәрхүмнең тормыш иптәше: - Безнең авылда малайлар гына түгел, кызлар да футбол уйный идек. Мине дус кызым Надежда Николаева белән капкага бастырып куялар иде. Шуңа күрә мин үзем дә спортның әлеге төренә гашыйк. Хәзер телевизордан футбол уеннарын бик карый алмыйм. Чөнки Иваным искә төшә дә, күңелемә авыр була. Гаилә корып җибәргәч тә алар Украинага Донбасска китәләр. Ундүрт ел яшиләр алар биредә. Җир астында күмер чапса, буш вакытларында җир өстендә туп тибәргә яраткан. Иван Петрович шахтер булгач, әлбәттә, Донецк шәһәренең "Шахтер" командасы, ә инде туган якларына кайткач, Казанның "Рубин"ы өчен җан ата. "Олимп" спорт комплексы территориясендәге кырда Мамадыш командасы уеннарының берсен дә диярлек калдырмый иде. "Ул өйдә булып (андый вакыты сирәк була иде шул), телевизордан берәр спорт тапшыруы башланса, чебен очкан тавыш та ишетелергә тиеш түгел иде. Бирелеп, дөньясын онытып карый иде ул аларны," - дип сүзгә кушыла кызы, бүгенге көндә аның эшен дәвам итүче Людмила. Төрле спорт бәйгеләре уздыруга да иганәчелек ярдәмен кызганмый иде. Үткән атна җомгасында аның истәлегенә үткәрелгән турнир район кулланучылар җәмгыяте рәисе Людмила Уразлина тәкъдиме белән оештырылды. Аны ачу тантанасында районыбыз башлыгы Анатолий Ивановның: "Мәрхүм истәлегенә аерым турнир үткәргәнче, ел саен шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләре арасындагы Спартакиада кысаларында спортның бу төре буенча бәйгеләрне аның исме белән бәйләргә кирәктер," - дигән фикере футзалчылар һәм җанатарлар тарафыннан хуплап каршы алынды. Дабойка. Фото. Кодыр Мамонов, ярышларның баш хөкемдары: - Турнирда җыелма сигез команда катнашты. Уеннарның киеренке узуы коллективларның ярышларга җитди әзерләнүләре турында сөйли. Һәр команда финалда уйнарга лаек иде дип саныйм. Соңгы елларда шәһәребездә беренчелекне беркемгә дә бирмәгән "Мамадыш ЖКУ" футболчыларына да төркемнән чыгу җиңел бирелмәде. Аның белән тулысынча килешәм. Һәр уен матур комбинацияләргә, голларга, аерым уенчыларның шәхси осталыкларына, капкачыларның үз "постларында" капкаларына тибелгән тупларны башка сыймаслык осталык белән тотуларына бай булды. Финал бәйгесендә кайбер футзалчылар үзләренең эмоцияләрен яшереп кала алмадылар. Ә хәлиткеч уенда коммуналчылар белән район кулланучылар җәмгыяте командалары очрашты. Җанатарлар арасында беренчеләре хөрмәт йөзеннән беренчелекне икенчеләренә бирсәләр начар булмас иде, дигән фикерләрне дә ишетергә туры килде. Әмма Иван Иванов моңа каршы төшәр иде. Чөнки ул һәрвакытта да гаделлекне яратты, уңышка бары тик намус белән генә ирешергә мөмкин дип саный иде.

Турнир нәтиҗәләре: 1нче урын - "Мамадыш ЖКУ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять;

2нче урын - Мамадыш район кулланучылар җәмгыяте;

3нче урын - көрәш буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе.

Әлеге коллективларга 30, 25 һәм 20 шәр мең сум акчалата бүләк тапшырылды.

Иң яхшы уенчылар: Әлфәт Шәйдуллин - капкачы; Никита Сергин - сакчы;

Айдар Шәрәфетдинов - һөҗүмче; Ринат Шәйхетдинов - уенчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев