Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Тиешле балл җ ыелды

Яшь волейболчыларыбыз узган атнада жанатарларын сөендерделәр. 1997-1998нче елларда туган Татарстан укучылары Спартакиадасында кызлар һәм малайлар командалары үз төркемнәрендә беренче урыннарны яулап, кирәкле булган 160 баллны җыя алдылар. Николай Михайлов Соңгы елларда безнең уенчыларыбызның Спартакиада кысаларында уздырылган ярышларда кайчан уңышка ирешкәннәрен анык кына хәтерләмим. Ә моңа ирешү өчен командаларыбызга кайбер баскычларны...

Яшь волейболчыларыбыз узган атнада жанатарларын сөендерделәр. 1997-1998нче елларда туган Татарстан укучылары Спартакиадасында кызлар һәм малайлар командалары үз төркемнәрендә беренче урыннарны яулап, кирәкле булган 160 баллны җыя алдылар. Николай Михайлов Соңгы елларда безнең уенчыларыбызның Спартакиада кысаларында уздырылган ярышларда кайчан уңышка ирешкәннәрен анык кына хәтерләмим. Ә моңа ирешү өчен командаларыбызга кайбер баскычларны узарга туры килде. Мамадышта узган зона бәйгеләрендә кызларыбыз үз төркемнәрендә-беренче, егетләребез икенче урыннарны алып, финалда катнашу бәхетенә ирештеләр. Тренерларыбыз Вера һәм Илгиз Әхмәтшиннар сүзләренә караганда, Алексеевск бистәсендә узачак хәлиткеч уеннарга командаларыбыз ныклы әзерлек белән бардылар. Көндәшләр дә, безнекеләрнең үзләре өчен зур проблемалар тудырачакларын белеп, тик ятмаганнар. Моның өчен очрашуларның исәпләренә күз салу да җитә. Мәгълүм булганча, финалда алтышар команда (кызлар да, малайлар да) икешәр төркемгә бүленеп көч сынашалар. Кызларыбыз үз төркемнәрендә Сарман районы волейболчыларын сетлар буенча-2:1, кукмаралыларны 2:0 исәбе белән бирелергә мәҗбүр итәләр. Ә менә яшүсмерләребезгә җитди көндәшләр эләгә. Сабалыларны бирелдерү өчен дә өч сет уйнарга туры килә. Төркемдәге икенче көндәшебез Баулы командасы-Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дә уңышлы чыгыш ясаган коллектив. Әмма волейболчыларыбыз бөтен ихтыяр көчләрен бер йодрыкка туплап, көндәшләренә быел да югары сикерергә мөмкинлек калдырмыйлар. Дөрес, беренче сетта мамадышлылар 25:23 исәбе белән җиңеләләр. Икенче һәм өченче уеннарда инде баулылар биш туп аермасы (25:20, 15:10) белән бирелергә мәҗбүр булалар. Соңыннан финалда катнашкан командалар өчен махсус турнир оештырыла. Анда кызларыбыз беренче урынны яуласалар, егетләребез өченче булалар. Илгиз Әхмәтшиннан әлеге уңышларга үзләреннән сизелерлек өлеш керткән уенчыларның исемнәрен атавын сорагач, ул: "Җиңүләребездә командаларыбыз составындагы барлык 24 уенчының һәрберсенең дә үз өлеше бар. Аларның чыгышларын мәртәбәле хөкемдарлар коллегиясе дә югары бәяләде. Алар да мамадышлыларның җиңү белән кайтып китәчәкләренә ышанычларын белдерделәр. Төркемнәрдәге икенче уеннар башланганчы беренче дәрәҗә дипломга безнең команданы язып куюлары-шуның ачык мисалы," - дип җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев