Бүгеннән Россиядә БДИның икенче дулкыны башланды. Ул 7-16нчы июль көннәрендә узачак.
7 нче июльдә рус теленнән, химиядән, информатикадан һәм ИКТдан БДИ була, 9 нчы июльдә - математикадан, географиядән, чит телләрдән (инглиз, француз, немец һәм испан), 11 нче июльдә - җәмгыять белеменнән, рус әдәбиятыннан һәм физикадан, 14 нче июльдә - биологиядән...