Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Мамадыш механизаторы печән исенә гашыйк

Бүген аграрийларның төп игътибары терлек азыгы әзерләүгә юнәлдерелгән. Дүшәмбе иртәсенә булган рәсми мәгълүматлар буенча, районда планлаштырылган 14418 гектар күпьеллыкларның 11,7 мең гектар мәйданны биләүче участогы чабылган иде. Агросәнәгать оешмалары тарафыннан барлыгы 4789 тонна печән (25%) һәм 35 мең тоннадан артык сенаж (37%) әзерләнгән. Бу атнада "Омар" агрофирмасы басуларында булып, хуҗалыкта...

Бүген аграрийларның төп игътибары терлек азыгы әзерләүгә юнәлдерелгән. Дүшәмбе иртәсенә булган рәсми мәгълүматлар буенча, районда планлаштырылган 14418 гектар күпьеллыкларның 11,7 мең гектар мәйданны биләүче участогы чабылган иде. Агросәнәгать оешмалары тарафыннан барлыгы 4789 тонна печән (25%) һәм 35 мең тоннадан артык сенаж (37%) әзерләнгән.


Бу атнада "Омар" агрофирмасы басуларында булып, хуҗалыкта терлек азыгы әзерләү кампаниясенең барышы белән таныштык. Җәмгыять хезмәтчәннәре күпьеллык үләннәрне 2700 гектар мәйданда үстерә. 7нче июль көненә шуның 550 гектарын чабып, 260 тонна печән һәм 1050 тонна сенаж әзерләгәннәр иде.


Люцерна басуында берьюлы 11 метр киңлектә үсеп утыручы үләнне урып, теземнәргә салып баручы "Мак Дон" комбайнын очраттык. Штурвал артында Разиф Нәҗмиев. Авыл хуҗалыгы тармагында 21 еллык стажы булган механизаторның төп эш урыны "Азык-төлек корпорациясе"ндә икән. Бирегә килешү нигезендә килгән. "Көнгә якынча 30 гектар мәйданны урам",- дип сөйләде ул.


-Авылда яшәве һәм эшләве беренче чиратта саф һавада булу белән күңелле. Мондый матурлыкны шәһәр җирендә таба алмыйсың! Яңа чабылган печән исе үзе генә дә ни тора бит! Ни өчен бу һөнәрне сайладыммы? Әтием дә гомер буе механизатор булып эшләде. Ул лаеклы ялга чыккач, аның тракторына мин утырдым. Техниканы кадерләп торам. Иң элек 11 ел "МТЗ-80"дә эшләдем, аннан яңа трактор тапшырдылар. Ә "Мак Дон" минем өчен яңалык әле. Өйрәнеп кенә киләм,- ди "Азык-төлек корпорациясе" механизаторы Разиф Нәҗмиев.


"Омар" агрофирмасының баш агрономы Алмаз Шәйхуллин әйтүенчә, терлек азыгы әзерләүгә хуҗалыкның ике бригадасы җәлеп ителгән. Бер төркем хезмәткәрләр җәмгыятьнең Вершина бүлекчәсендә, икенчеләре Мамадыш өлешендә эшли.


-Бирегә Рус Пакшины авылыннан килеп йөрим. Иртәнге җидедән кичке сигезләргә кадәр хезмәт куябыз. Төп эш урыным мәктәптә, автобус йөртүче. Каникул булгач, вакытлыча агрофирмага урнаштым. Эш хакын акчалата һәм печәнләтә түләячәкләр. Ә бу минем өчен бик мөһим. Хуҗалыкта сигез баш мал асрыйбыз. Планда аларның санын егермегә җиткерү. Димәк, терлек азыгы күп кирәк булачак,- ди трактор йөртүче Сергей Федоров.


-Эш кәефе күтәренке. Терлек азыгы әзерләүдә беренче ел гына түгел бит. Техника ватылмаганда, көнгә уртача 50-60 рулонны прессларга өлгерәм. Быел печәннең массасы басуына карап. Май аенда яңгырларның булмавы үзенекен сиздерә,- ди трактор йөртүче Андрей Бесчетнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев