Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышта төнге рейд үтте

Җомга кичендә исерек машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан чираттагы рейд узды. Бу көнне ЮХИДИ, район эчке эшләр бүлеге һәм "Мамадыш ТВ" хезмәткәрләре берлектә кизү тордылар. 22 сәгать 30 минутта башланган чара иртәнге өчкә кадәр дәвам итте. Дәүләт инспекторы Илдус Гайнетдинов иң элек шәһәрнең Толстой, Давыдов, Горький, Яңа Завод урамнары аша үтеп...

Җомга кичендә исерек машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан чираттагы рейд узды. Бу көнне ЮХИДИ, район эчке эшләр бүлеге һәм "Мамадыш ТВ" хезмәткәрләре берлектә кизү тордылар. 22 сәгать 30 минутта башланган чара иртәнге өчкә кадәр дәвам итте.

Дәүләт инспекторы Илдус Гайнетдинов иң элек шәһәрнең Толстой, Давыдов, Горький, Яңа Завод урамнары аша үтеп йөрүче транспорт чараларын туктатып, шоферларның таныклыклары һәм башка документларының тәртиптә булу-булмавы белән танышты, "алкотестер" ярдәмендә руль артындагыларның спиртлы эчемлек кулланганмы икәнен ачыкладылар. Шунысы куандыра, хокук саклау вәкилләре "иләге"ннән үткәннәрнең барысы да аек иде бу көнне. Документларда да җитешсезлекләргә юлыкмадылар.


Бераз соңрак рейд Красная Горка авыл җирлеге, "Мамадыш совхозы" бистәсе, шәһәрнең төньяк өлешендә дәвам итте. Аларда да "кара исемлек"кә эләгүчеләр булмады.


Сәгать төнге берләр тирәсендә без "сәфәр"ебезне Мамадыш-Яңа Комазан маршруты буенча дәвам иттек. Торак пунктка җитәргә берничә йөз метр кала юл астында торучы ВАЗ-2109 игътибарны җәлеп итте. Янәшәдә ике егет һәм бер кыз да бар. Машина йөртүче үзен Тәкәнештән дип таныштырды. Сөеклесе янына кунакка килгән. Очрашуны агачлыкта бәйрәм иткәннәр. Ә менә киредән зур юлга чыкканда, "Лада" сазлыкка чумган. ВАЗ хуҗасы үзенең салмыш булуын: "Шушы ачудан эчтем. Хәзер машинаны биклим дә кайтып китәм. Иртәгә килеп алырмын әле",- дип аңлатты. Хокук сакчылары аңа: "Бу хәлдә руль артына утырсаң, праваңнан колак кагачаксың",- дип аңлаттылар.


Шушы хәлләрдән соң, Малмыжка авылы мәдәният йорты каршына килеп туктадык. Зур тизлектә чабучы "14"ле "Лада" инспекторның кисәтүен күргәч тә, 20 метр чамасы шуып барды әле. Салонда 4-5 яшь егет иде. Шәдче авылына, кызлар озатырга барулары икән. Тикшерү барышында руль артындагының да спиртлы эчемлек кулланган булуы ачыкланды. "Әзрәк кенә коктейль эчкән идем",- диде ул. Аны район үзәк хастаханасенә медицина тикшерүе үткәрергә алып килделәр. Сәламәтлек саклау учреждениясендә шоферның организмында 0,15 промиль спирт булуы ачыкланды. Әмма бу машина йөртү таныклыгыннан вакытлыча мәхрүм итәргә җитеп бетми. Аның өчен кимендә 0,17 промиль булуы шарт. Егет сөенеченнән: "Мин бәхет йолдызы астында туганмын ахрысы!"- дип куйды. Аның инде моңа кадәр дә шушы ук сәбәп белән хокук сакчыларына эләккәне булган икән. Ул чагында махсус җайланма организмда 0,08 промиль дип күрсәткән. ЮХИДИ инспекторы Илдус Гайнетдинов ярым салмыш йөртүчегә: "Инде өченче тапкыр да эләксәң, башка кисәтүләр булмаячак!"- дип искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев