Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышлыларның БДИ күрсәткечләре билгеле булды

Бүгеннән Россиядә БДИның икенче дулкыны башланды. Ул 7-16нчы июль көннәрендә узачак. 7 нче июльдә рус теленнән, химиядән, информатикадан һәм ИКТдан БДИ була, 9 нчы июльдә - математикадан, географиядән, чит телләрдән (инглиз, француз, немец һәм испан), 11 нче июльдә - җәмгыять белеменнән, рус әдәбиятыннан һәм физикадан, 14 нче июльдә - биологиядән...

Бүгеннән Россиядә БДИның икенче дулкыны башланды. Ул 7-16нчы июль көннәрендә узачак.


7 нче июльдә рус теленнән, химиядән, информатикадан һәм ИКТдан БДИ була, 9 нчы июльдә - математикадан, географиядән, чит телләрдән (инглиз, француз, немец һәм испан), 11 нче июльдә - җәмгыять белеменнән, рус әдәбиятыннан һәм физикадан, 14 нче июльдә - биологиядән һәм тарихтан, 16 нчы июльдә - барлык фәннәр буенча резерв көн.


Июльдә БДИны үткән елларда мәктәп тәмамлаучылар, чит ил гражданнары, нигезле сәбәпләр аркасында БДИның төп чорында тапшыра алмаган урта һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар, быел кабат БДИга кертелгәннәр тапшыра (мәсәлән, авыру сәбәпле, БДИны төп чорда тапшырмаганнар).


Нәтиҗәләр белән рәсми рәвештә БДИна теркәлгән урында танышып булачак. Шулай ук www.ege.edu.ru Бердәм дәүләт имтиханының рәсми мәгълүмат порталында, төп чордагы кебек, "Үзеңнең БДИ нәтиҗәләреңне бел" ("Узнай свои результаты ЕГЭ") сервисы эшләячәк.


Мамадышлылар БДИның беренче дулкынында тапшырган эшләрнең башлангыч күрсәткечләре дә билгеле булды. Нәтиҗәләр белән түбәндәге таблицада танышырга мөмкин. Әлеге мәгълүматларны район мәгариф бүлегеннән алдык.

Уртача баллар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев