Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шаһинур абыйның рухы сөенгәндер

Район үзәк китапханәләр системасы һәм районыбызның “Агымсу” әдәби-иҗат берләшмәсе бүген, район җәмәгатьчелеге һәм укучылар катнашында, Мамадышның Яшьләр йортында күренекле якташыбыз, эзтабар-язучы, күп кенә әдәби премияләр лауреаты Шаһинур Мостафинның тууына 75 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе үткәрделәр.

Ерак араларны якын итеп, кичәгә килгән Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал, якташыбыз, халык шагыйре, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Зиннур Мансуров, Чаллы язучылар оешмасы җитәкчесе, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Факил Сафин, Чаллы язучылары Мансур Сафин, Әлфия Ситдикова, җирле әдипләребез Рафаил Газизов, Вәрис Гали, Рәсимә Галиева, Гөлнур Васыйлова, Шаһинур абыйның сеңелләре Саҗидә белән Илсөяр, якташлары Булат Хәсәнов белән Рөстәм Галиев аның турында җылы истәлекләре белән уртаклаштылар. Чыгышлар концерт номерлары белән үрелеп барды. Ике сәгатькә сузылган искә алу кичәсе бер сулышта узды.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мамадыш Шаһинур Мостафин 75 ел