«Күрше» фестиваленең кышкы сезоны 40 млн сумлык гомуми приз фондын саклап калачак һәм беренче тапкыр өч форматта катнашып булачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Гаризалар 5 ноябрьдә кабул ителә башлады һәм 1 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, сайлау нәтиҗәләре 10 декабрьдә игълан ителәчәк. Фестивальнең масштаблары турында җәйге сезон нәтиҗәләре сөйли: 45 муниципаль берәмлектән 1058 гариза килгән, 60 проект ярдәм алган.
«Бу сезонда фестиваль өч юнәлештә була: «Күрше» төп конкурсы, «Күрше.Мирас» махсус проекты һәм яңа оештыручылар өчен яңа юнәлеш», — дип белдерде ТР вице-премьеры.
Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, фестиваль белән республикадан читтә дә кызыксыналар. «Без Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә яшәүчеләрнең фестивальгә һәм күршеләр инициативасы буенча оештырыла торган чараларга кызыксынуын күрәбез», — диде ул.
Нет комментариев