Җәмгыять

Кыш бабай поезды бүген Россия буенча Яңа ел сәяхәтенә чыга

Бүген, 8 ноябрьдә, Кыш бабай поезды Бөек Устюгтан Россия буенча алтынчы Яңа ел сәяхәтенә китә. 63 көн эчендә ул 24 мең чакрым юл үтәчәк һәм 65 шәһәрдә булачак.

Казанга поезд 14 декабрьдә киләчәк. Маршрутта шулай ук Новосибирск (27 ноябрь), Екатеринбург (4 декабрь), Түбән Новгород (26 декабрь), Мәскәү (2027 елның 2–3 гыйнвары) һәм Санкт-Петербург (6–7 гыйнвар) каралган. Сәяхәт 9 гыйнварда Бөек Устюгта тәмамланачак.

Вокзалларда артистлар катнашында балалар анимацион программалары оештырылачак, эре шәһәрләрдә Кыш бабайның күчмә резиденциясенә яки курчак театрына барырга мөмкин булачак. Поезд составында Кыш бабай белән очрашу салоны, әкияти авыл, уеннар һәм квестлар белән Кар патшабикәсе вагоны, курчак театры, сувенир кибете, ресторан һәм буфет бар.

Кыш бабай поезды беренче тапкыр 2021 елның 5 декабрендә сәяхәткә чыккан. Биш ел эчендә ул 372 шәһәрдә булган, 128 мең км юл үткән һәм 298 көн юлда булган.


Нет комментариев