2027 елда Россия халкы өч көн рәттән — 21–23 февральдә — Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан ял итәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итте.
Россиядә Ватанны саклаучылар көне гадәттәгечә 23 февральдә билгеләп үтелә.
«2027 елның февралендә россиялеләрне 21–23 февральдә өч көн рәттән ял көтә. Ватанны саклаучылар көне бу юлы сишәмбегә туры килә», — диелә хәбәрдә.
Нет комментариев