Шаһинур абыйның рухы сөенгәндер
Район үзәк китапханәләр системасы һәм районыбызның “Агымсу” әдәби-иҗат берләшмәсе бүген, район җәмәгатьчелеге һәм укучылар катнашында, Мамадышның Яшьләр йортында күренекле якташыбыз, эзтабар-язучы, күп кенә әдәби премияләр лауреаты Шаһинур Мостафинның тууына 75 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе үткәрделәр.