Мәктәпләргә кышкы ялны 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр үткәрергә тәкъдим ителде
Җәмгыять

Мәктәпләргә кышкы ялны 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр үткәрергә тәкъдим ителде

Мәктәпләргә кышкы каникулларны 2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр уздырырга тәкъдим ителә. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгы РИА Новости агентлыгына белдерде.

Уку графигын төзегәндә мәктәпләр ведомство тәкъдимнәреннән файдалана ала яки үз расписаниеләрен төзи. Шуның белән бергә мәгариф оешмалары төбәк һәм этномәдәни традицияләрне, шулай ук планлаштырылган чараларны исәпкә алырга тиеш.

Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, кышкы каникуллар, гадәттәгечә, Яңа ел бәйрәмнәренә туры килә. Аның сүзләренчә, бу вакытны укучылар гаиләләре белән үткәрергә, укуларны дәвам итәр алдыннан ял итеп, көч җыярга тиеш.

Быелгы уку елында көзге каникуллар 26 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр дәвам итте.


Нет комментариев