Казанда 17 октябрьдә 103 ел элек булган температура рекорды яңартылды. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
«Казан» метеостанциясендә термометр баганалары +18,7 градуска кадәр күтәрелде.
17 октябрьдә ТР башкаласында һава температурасының алдагы абсолют максимумы 1917 елда Казан университеты метеостанциясендә теркәлгән – ул +17,0 градуска тигез булган.
Бу инде шәһәрдә атна башыннан бирле яңартылган өченче температура рекорды. Моңа кадәр 13 октябрьдә – 1896 елның, ә 16 октябрьдә – 1923 һәм 1955 елларның температура рекордлары яңартылган иде.
Нет комментариев