Питрауда һава торышы нинди булыр?
Укырга киңәш итәбез

Питрауда һава торышы нинди булыр?

17 һәм 18 июльдә, ял көннәрендә, Татарстан Республикасында эссе һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, шимбә, 17 июльдә һава +26…+31 градуска кадәр җылынырга мөмкин. Урыны белән яшенле яңгыр булачак.

Якшәмбе, 18 июльдә, тагын да эссерәк булачак (+33). Төнге температура 10нан 19 градуска кадәр фаразлана.

Киләсе атна эссе (көндез +34кә кадәр) һәм коры булыр дип фаразлана. Урыны белән яшенле яңгыр явуы ихтимал.

Чыганак

Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/hәbәrlәr/pitrauda-ava-toryshy-nindi-bulyr


Нет комментариев