Татарстанда сентябрьнең аномаль җылы көннәреннән соң, октябрьнең беренче декадасында уртача һава температурасы якынча климат нормасына тигез булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Тулаем республика өчен климат нормасы 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр +7,4 градуска, ә Казан өчен +7,9 градуска тигез.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, төбәктә һава шартларының сизелерлек начараюы көтелә. Республикада яңгыр, кар, көчле төньяк җиле, кырау төшүе, бозлавык булуы ихтимал.
Нет комментариев