Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укырга киңәш итәбез

Мамадышта Спартакиада старт алды

Шәһәрдәге оешма-предприятиеләр, учреждениеләр арасындагы Спартакиада быел унбишенче сезонын ачып җибәрде.

Бу атнада бадминтон ярышлары башланып китте. Барлыгы 16 команда бәйгеләрдә катнашу теләге белдергән. Кагыйдәләр буенча, һәр командада бер ир-ат һәм бер хатын-кыз булырга тиеш. Коллективлар дүрт төркемгә бүленеп уйныйлар. Киләсе атнадан волейбол ярышларына старт биреләчәк. Бу төрдән дә уналты оешма-предприятие һәм учреждение турнирда катнаша. Алар ике лигага (сигезәр команда) бүленеп көч сынашачаклар. Беренчесендә иң көчле коллективлар тупланган, алар бер әйләнештә уйнасалар, икенче лигага кергән командалар ике төркемгә (дүртәр команда) бүленеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев