Алабугада ВФСК "ГТО" җәйге фестиваленең икенче зона этабы узды. Анда төрле яшьтәге кешеләр катнашты.
Фестивальдә районыбыздан җиде кеше катнашты. Шулар арасында иң яше – шәһәрдәге 4нче санлы мәктәпнең 3нче сыйныфында укучы Алиса Кирина. Шәһәрдәге 3нче санлы урта мәктәптән Софья Одуева 305 балл җыеп, диплом белән бүләкләнде. Гомумкоманда беренчелегендә мамадышлылар өченче урынны яуладылар.
Нет комментариев