Мамадыш Татарстан беренчелеген кабул итте
Укырга киңәш итәбез

Мамадыш Татарстан беренчелеген кабул итте

Бүген шәһәребездә ир-егетләр арасында мини-футбол буенча Татарстан беренчелеге старт алды.

Бәйгеләрдә республикабызның егермедән артык командасы катнаша. Аларның бер өлеше – Түбән Ушмадагы “Дуслык” спорт комплексында, калганнары шәһәрдә күптән түгел генә ачылган “Юбилейный” универсаль спорт залында көч сынашачаклар. Мамадышның “Олимп” командасы өчен җан атарга теләүчеләр соңгысына килеп, уенчыларыбызга көч-куәт биреп тора алалар. Бүген беренче уенда “Олимп”  17 сәгать 30 минутта Минзәлә командасына каршы уйный, ике сәгатьтән соң көндәшләребез – Саба футболчылары. Бәйгеләргә якшәмбе көнне нокта куелачак.


Нет комментариев