20-22нче ноябрьләрдә шәһәребезнең “Юбилейный” универсаль спорт залында иркле көрәш буенча 21 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында Россия чемпионаты узачак.
Анда илебезнең 28 төбәгеннән спортчылар катнашырга теләк белдергән. Татарстан командасы составындагы унбер көрәшчебезнең җидесен Мамадыш кызлары тәшкил итә. Спортчыларыбызга уңышлар теләп калабыз. Әлеге бәйгеләр турындагы тулы язма газетабызның алдагы санында дөнья күрәчәк.
Нет комментариев