Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укырга киңәш итәбез

Мамадыш хоккейчылары сөендерделәр дә, көендерделәр дә

Узган бәйрәм ялларында Мамадыш хоккейчылары Татарстан беренчелеге кысаларында чираттагы уеннарын үз бозларында уздырдылар.

“Олимп-2007” (тренеры – Илья Шевяхов) командасы чираттагы тур очрашуында Менделеевск хоккейчыларына каршы уйнадылар. Кызганычка каршы, уен көндәшләр файдасына 8:6 исәбе белән тәмамланды. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә “Олимп” бозында турнир таблицасындагы ике лидер очрашты: безнең “Олимп-2009” һәм Ульяновск шәһәренең “Лидер” хоккейчылары. Беренче көнне уен кунаклар файдасына 9:3 исәбе белән төгәлләнсә, икенче көнне безнекеләр көндәшләрен 10:4 исәбе белән бирелергә мәҗбүр иттеләр. 2004-2005нче елларда туган хоккейчыларыбыз бишенче турда Лениногорск шәһәренең “Нефтяник” командасын кабул итте. Икенче периодтан соң исәп кунаклар файдасына 2:0 иде. Өченче периодта Ринат Ризванов шәкертләре көндәшләре капкасына җавапсыз 4 алка кертеп, җиңүгә ирештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев