Мамадыш хоккейчылары өченче этапта 19-24нче урыннар өчен уйнаячак
Укырга киңәш итәбез

Мамадыш хоккейчылары өченче этапта 19-24нче урыннар өчен уйнаячак

Кичә Мамадышның “Олимп-2011” хоккей командасы өченче урын яулады.

Сүз – Татарстан Хоккей федерациясе кубогының икенче этап уеннары турында. Мамадыш Боз сараенда алты коллектив көч сынашты. Аның нәтиҗәләре буенча беренче-өчлеккә эләккән коллективлар турнирның өченче этабында 19-24нче урыннар өчен уйнаячаклар. Билгеле булганча, ярышларда 36 команда старт алган иде. Аларның алтысы беренче этапта алга таба көрәшне туктаттылар. Безнең “Олимп” беренче этапта үз төркемендә дүртенче урынны яулап, иң көчле унсигез командасы арасына эләгә алмады. Шулай итеп безнекеләргә киләсе сезонда Татарстан беренчелегендә “А” төркеменә эләгү бәхете тәтемәде.  


Нет комментариев