Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укырга киңәш итәбез

Дөнья беренчелеге бездә уза

Агымдагы елның 6-8нче сентябрьләрендә Мамадыш дөнья беренчелеген кабул итәчәк.

Район хакимиятендә аны оештыру буенча киңәшмә уздырылды. Билбауларда көрәш буенча беренчелектә 2004-2006нчы елларда туган яшүсмерләр һәм кызлар катнашачак. Бәйгеләргә дөньяның төрле почмакларыннан 150ләп яшь көрәшче килер дип көтелә. Россия җыелма командасында илебез данын 35 спортчы яклаячак. Команда составында Мамадыштан Яна Михайлова да бар. Киңәшмәдә кунакларны каршы алу, аларны төбәгебезнең истәлекле урыннары белән таныштыру урнаштыру, ярышларны оештыру һәм башка мәсьәләләр дә каралды. Әлеге чарадан шәһәрдәге дистәләп оешма-предприятие дә читтә калмаячак. Тагын шунысын ассызыклап үтәргә кирәк, мондый дәрәҗәдәге ярышларны Мамадыш тәүге мәртәбә кабул итә. Авыл районнары арасында дөньякүләм бәйгеләрне безгә кадәр Теләче белән Биектау гына кабул иткән иде. “Юбилейный” универсаль спорт залында узачак беренчелек районыбыз тарихы битләренә алтын хәрефләр белән язып куелыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев