Җәй уртасы – хәвефле чор
Янгынчылар һәрчак төгәл эш итәләр.
Җәй уртасы узып бара. Бер карасаң, табигатьнең иң матур чагы. Ә быелгы җәй исә күпләрнең хәтерендә үзенең гадәттән тыш корылыгы, атналар-айлар дәвамына көнозын кыздырып, хәтта яндырып торган кояшлы, бөркү көннәре белән сакланып калыр кебек. Әмма мондый җәйнең көтмәгән-уйламаган җирдән бәла-каза яисә ут-күз китереп чыгара торган гадәте дә була икән.
14нче июль көнне өйлә вакыты узып барганда районыбызның әкияткә тиң матур бер почмагында урнашкан Кама Урман хуҗалыгы поселогының Сосновая урамында, әлегәчә билгеле булмаган сәбәпләр аркасында, янгын чыга. Кояш кыздырыпмы кыздыра, термометр күләгәдә 32 дәрәҗә җылылык күрсәтә. Өйләр, каралты-куралар тоташ ылыслы агачтан төзелгән авыл җире өчен моның ни дәрәҗә куркыныч хәл булуын аңлатып тору да кирәкмәстер. Өстәвенә урамдагы өйләр бер-берсенә шактый ук якын урнашкан. Ут чыккан өйдән өч-дүрт хуҗалык аша чыршы һәм нарат урманы башланып китә. Менә шундый шартларда Кама урман хуҗалыгы бистәсендәге постның янгын сүндерүчеләренә хәвефле хәл турында хәбәр килеп ирешә.
Үз эшенең бөтен нечкәлекләрен белгән җаваплы җитәкче Михаил Домолазовка хәлнең никадәр җитди булуын аңлатып торасы юк. Шул мизгелдә үк ут сүндерү машинасын йөртүче Ринат Хәбибуллинга утырып, үзенең ярдәмчеләре бертуган Двойничковлар һәм Нуршаяхов белән ут белән көрәшкә ташлана алар. Ике хуҗалыкның каралты-курасы һәм бер өйне алар килеп җиткән арада ут ялмап өлгергән була инде. Төп максат янгынның юлына карша төшү икәнлеген аңлаган Михаил Дмитриевич, сүндерү эшләренә керешкәч тә, ярдәм сорап, күрше авыллардагы коллегаларына мөрәҗәгатъ итә. Һәм ялгышмый, тора-бара ярдәмгә алар да килеп җитә. Кама урман хуҗалыгы директоры Фәрит Могминов та өстәмә транспортлар һәм җиһазлар белән ярдәм күрсәтә. Ялкыннары ун-унбиш метрга күтәрелеп һәр дүрт тарафка таралып бөтен әйләнә-тирәне ялмап алырга ашкынган янгын, шул рәвешле, минималь югалтулар белән туктатыла.
Янгынга каршы көрәшүчеләрнең үз-үзләрен аямыйча, гомерләрен куркыныч астына куеп кешеләрнең мал-мөлкәтләрен саклап калу өчен көрәшүләрен күреп торган барлык күрше-күлән һәм якташлар аларга ихлас күңелдән рәхмәтләрен белдерә.
Риф Давытов
Фотолар шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев