Татарстанда яшәүчеләрнең кайберләре ноябрь аенда югары хезмәт хакы алачак. Бу чара кемнәргә кагылачак — «Татар-информ» материалында.
Ноябрьдә татарстанлыларның эшләми торган ике бәйрәм көне булды – 4 ноябрь (Халыклар бердәмлеге көне) һәм 6 ноябрь (ТР Конституциясе көне). Биш көнлек эш атнасы булган хезмәткәрләр бу көннәрдә ял иттеләр. Әмма график буенча эшләүчеләр, шулай ук ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре бу көннәрдә җитештерү ихтыяҗына бәйле рәвештә эшләде.
Хезмәт кодексы нигезендә, бәйрәм көннәрендә эш өчен кимендә икеләтә түләнә. Шул ук вакытта кеше бәйрәмнәрдә эшләгән өчен ял алырга хокуклы, әмма бу очракта бәйрәм көнендә эшләгән өчен бер генә күләмдә түләнәчәк.
Нет комментариев