Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Укы да уйлан

Тиздән Мамадыш чаналар бәйрәмен кабул итәчәк

Шәһәребез чираттагы, дөресрәге юбилейлы “SannyФЕСТ” креатив чаналар фестивален кабул итәргә җыена.

Бу чарага инде ныклы әзерлек эшләре бара. Катнашырга теләүчеләр шактыйга җыела инде, дип хәбәр иттеләр фестивальне оештыручылар. Быел Мамадышлылар, шәһәр кунаклары ясалма таучыктан чаналар шуып төшкәнне генә карап калмаячаклар. Зурлар, балалар өчен төрле уеннар оештырылачак. Кыскасы, бик күңелле булачак. Форсаттан файдаланып, укучыларга берничә сорау бирергә булдык. Сезнеңчә чараның йөзек кашы ни булачак? Фестивальдә ничә команда катнашыр, дип уйлыйсыз? Чит илләрдән катнашучылар булырмы? Мамадыш районыннан ничә команда көчләрен сынаячак?

Фикерләрегезне комментарийларда белдерерсез.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев