Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укы да уйлан

Телефон мошенникларының яңа хәйләсен белеп торыгыз

Бу хакта Үзәк Банк та кисәтә.

Мошенниклар телефоннан шалтыратканда үзләрен Россия Банкы хезмәткәрләре дип таныштыра башлаган.

Регуляторның мәгълүмати куркынычсызлык департаменты башлыгы Вадим Уваров РИА Новости агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Мошенниклар үз легендаларында минем мәгълүматларны кулланган очраклар да теркәлде», - диде ул.

Аның сүзләренчә, ышандырырлык булсын өчен мошенниклар үз корбаннарының мессенджерына яки электрон почтасына Үзәк Банкның логотибы һәм мөһере куелган документлар да җибәрергә мөмкин.

Аларның тозагына эләкмәс өчен, Уваров телефоннан шалтыратканда беркайчан да шәхси мәгълүматларыңны, шулай ук карта номерын һәм аның арткы ягындагы өч урынлы кодны әйтмәскә киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев