Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укы да уйлан

Өйдә дәваланучыларга табиблар киңәше

Коронавирус инфекциясе белән авырганда үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый. Табибка мөрәҗәгать итү мотлак. Әле “омикрон” штаммы күпләрдә җиңел формада үтә, шуңа алар өйдә дәвалана. Бу очракта табибларның мондый киңәшләрен дә онытмагыз.

Өйдә дәваланучыларга табиблар ни киңәш итә?

Д, Е, С витаминнарын кулланыгыз. Табиб кушкан һәм инструкциядә күрсәтелгән доза — хәвефсез.

Үзегезне салкынча һава белән тәэмин итегез. Даими рәвештә бүлмәгезне җилләтегез.

Температураны төшерергә ашыкмагыз! Көзән җыермаса, 38,5тән күтәрелгәнче түзү яхшы. Югыйсә, сез иммунитетыгызның эшенә комачаулыйсыз.

Ярты сәгать саен сыеклык эчеп торыгыз. Бу интоксикацияне киметә, какрыкны чыгарырга булыша. Чиста су, лимон, бал, кайнатма белән җылы чәй эчү хәерле.

Аркада ятмаска тырышыгыз! Бер якка яисә корсакка ятыгыз. Ютәлне киметү, сулыш алуны җиңеләйтү өчен шулай кирәк.

Хәрәкәт турында онытмагыз. Хәтта бик хәлсез булсагыз да, берничә минутка караваттан торып, аз гына йөреп алыгыз. Тромбозларны кисәтү өчен хәрәкәт кирәк.

Ковид ачыклангач, паникага бирелмәгез. Стресс хәлне катлауландыра гына. Тыныч булып, барлык көчне савыгуга юнәлтегез.

Танышлар, дуслар ниндидер яхшы рекламаланган препаратлар киңәш итә икән, тыңламагыз. Бары тик үзегезнең табиб киңәшләрен үтәгез. Үзаллы антибиотиклар кабул итү катгый тыела!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев