Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укы да уйлан

Мамадышлылар, сезне хаталар өстендә бергәләп эшләргә чакырабыз!

Хата табучыга  кыйммәтле бүләк бирәләр! Чын, чын хәбәр бу! Әйдәгез,  мәгълүматны укып чыгыгыз да, телефоныгызны тотып, Мамадыш урамнары буйлап әйләнегез, аннары, биредә язылган мәгълүмат буенча эшкә керешегез!

Бәйге игълан ителде

Татарстанда татар телендәге элмә һәм мәгълүмат такталарындагы хаталарны табу буенча конкурс уза. Бәйгедә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән республика халкы катнаша ала. Хаталары булган элмә такталар (мәгълүмат табличкасы, топографик билгеләмәләр, юл күрсәткече яки торак йортларның аншлагы) белән хәбәрләрне “Халык контроле“ дәүләт мәгълүмат системасына җибәрергә кирәк. Моны мобиль кушымта яки ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы махсус бүлек ярдәмендә башкарырга мөмкин. Фотода элмә тактаның кайсы оешмага караганлыгы ачык күренергә тиеш. Моннан тыш, ул урнаштырылган адресны да күрсәтү шарт.

Хатаны, тиешле фотоматериаллар куеп, язмача да хәбәр итәргә була. Мөрәҗәгатьне ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына iyali.anrt@mail.ru электрон адресы буенча җибәрергә яки 420111, Казан, Карл Маркс ур., 12 адресына китерергә кирәк.

Конкурс ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия инициативасы белән үткәрелә. Аны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил – “Халык контроле“ дәүләт мәгълүмат системасының баш модераторы оештыра.

Эшләр 1нче сентябрьгә кадәр кабул ителә.

Конкурс нәтиҗәләре буенча оештыручылар иң күп фотоматериаллар җибәргән 10 җиңүчене билгеләячәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Элмә такта - оешманың йөзе

Кызганыч, алардагы хаталар телнең генә түгел, ә предприятиенең, оешманың да абруен төшерә. Шуңа күрә аларның дөрес, төгәл, бернинди хатасыз язылган булуы мөһим.

Республикабызда татар теле һәм рус теле - тигез хокуклы дәүләт телләре. Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында республика законы буенча дәүләт хакимияте, җирле үзидарә, предприятиеләрнең, учреждениеләрнең һәм башка оешмаларның исемнәре язылган документлар һәм элмә такталарның текстлары Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә әзерләнә. Белдерүләрнең, афишаларның, башка күргәзмә мәгълүматның текстлары шулай ук, ике телдә языла.

Моны “Татарстан Республикасы телләре турында законны тормышка ашыру  буенча Мамадыш муниципаль районы комиссиясе“  һәрчак контрольдә тота. Узган ел алар тарафыннан җиде беркетмә тутырылып, чара күрелгән.

Канунның ничек үтәлгәнен ачыкларга теләп, оешма-предприятиеләрдәге элмә такталарны без дә күзәтеп чыктык. Шәһәребездәге шактый оешмаларда татар телендә язулар юк. Булганнарында сүздә “ә“ хәрефе урынына “э“; “ү“гә – “у“; “җ“гә – “ж“ хәрефе куллану очраклары шактый. “Ял көннэрсез“ (“көннәрсез“), “сишэмбе“ (“сишәмбе“), “якшэмбе“ (“якшәмбе“), “эчемлеклэр“ (“эчемлекләр“), “душэмбе“ (“дүшәмбе“), “жомга“ (җомга).

Кайбер оешмалар бөтенләй татар теленә тәрҗемә итеп мәшәкатьләнеп тә тормаган.

Бүгенге язмада хаталы элмә такталарның кайберләрен генә китердек. Без әлеге эшне дәвам итеп, алдагы саннарда бу турыда язуыбызны дәвам итәчәкбез. Бу эшкә сез дә кушыла аласыз.

Альберт үрнәк күрсәтә

Әлеге мәгълүматны ВКонтакте социаль челтәрендәге “Мамадыш-информ“ төркеменә урнаштырган идек. Шәһәрдәшебез Альберт Хуҗин шул ук көнне комментарий калдырды:

- Автобус павильонында “Кибет Шанхай“ тукталышы, дип язылган. “Шанхай“  кибете“ тукталышы булырга тиеш... Аннары, базар урамындагы бер даруханәдәге элмә тактагы “көндәге“  сүзе күзне кисә, “ежедневно“ дигән сүзнең тәрҗемәсе - “көн саен“. Сүз уңаеннан, шунысын да әйтәм: иң күп хаталар шәһәребездә базар урамындагы элмә такталарда чагыла. Үзем тапканы гына 3-4 данәгә тулды.

Балалар бакчасына зур хәрефләр белән язып  куелган  “Лейсен“ сүзе дә, үтеп киткән саен эчемне пошыра. Элек ике телдә язылган иде ул: “Ләйсән“ – “Лейсан“ дип.

Альберт Хуҗинга эшен ахырына кадәр җиткереп, бүләк отасы гына калды...  Әйдәгез, сез дә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев