Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укы да уйлан

Мамадышлылар, сезгә “соры“ хезмәт хакы түлиләрме?

 Әгәр түләсәләр, бу хакта “Халык контроле“нә хәбәр итегез!

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, рәсми булмаган эшкә урнашу һәм “соры“ хезмәт хакы - киләчәктә кечкенә пенсиянең төп сәбәпләре. Хезмәт килешүен рәсмиләштермичә генә эшкә алынганда, эш бирүче үз өстенә бернинди йөкләмә дә алмый.

Пенсия фондының территориаль органнары, муниципаль берәмлекләрнең ведомствоара комиссияләре, миграция хезмәте, салым органнары, хезмәт инспекциясе белән берлектә, эш бирүчеләрнең формаль булмаган мәшгульлекне, рәсми булмаган хезмәт хакын түләү, иминият взносларын исәпләү базасын киметү фактларын ачыклый. Хезмәткәрләр үзләре дә “конверттагы“ хезмәт хакының ни дәрәҗәдә кызык булмавын һәм эш бирүчеләрдән үз хокукларын үтәүне таләп итүне аңласалар, бу проблеманы хәл итү мөмкин. “Соры“ хезмәт хакы түләүче эш бирүчеләр турында мәгълүматны “Халык контроле“ дәүләт мәгълүмат системасына, шулай ук ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында һәм “кайнар линия“гә - 8 (843)557-21-13 телефонына яки Мамадышта 3-22-65 телефоны аша хәбәр итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев