Мамадыш районы үзәк хастаханәсендә психолог эшли
Укы да уйлан

Мамадыш районы үзәк хастаханәсендә психолог эшли

Ул пациентларны дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр кабул итә.

Мамадышның танылган психологы Гөлнара Шаһивәлиева медицина учреждениесендә психогигиена, психик үз-үзен җайга салу һәм депрессив халәтләрне профилактикалау мәсьәләләре буенча йөкле хатын-кызларга ярдәм итә башлады. Психолог шулай ук консультацияләр дә бирә. Кабул итүгә йөкле хатын-кызларның барысы да дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 8:00 дән 10:00 гә кадәр эләгергә мөмкин. Җомга көннәрендә психолог нерв-психик киеренкелекне киметү һәм эмоциональ януны профилактикалау максатларында медицина персоналы өчен релаксация сеанслары һәм шәхси консультацияләр үткәрә.


Нет комментариев