Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укы да уйлан

Мамадыш парадының иң тәэсирле композициясе

Шәһәребездә 9нчы майда гөрләп үткән парадта халыкка иң көчле тәэсир иткән колонна, мөгаен, Мамадыш политехник көллиятенеке булгандыр! “Тыл хезмәтчәннәренә багышлана“ дип аталган искиткеч композиция ничек әзерләнгән соң? Уку йорты директоры Николай Егоров безгә менә ниләр сөйләде:

- Колоннабыз өчен композиция ясау идеясе – яңа түгел, шундый конструкцияләрне без соңгы 6-7 елда еш  оештырабыз. Һәр колоннаның “йөземе“ булырга тиеш. Узган ел без “Азат итүче Солдат“ образын тудырдык, быелгысын тыл хезмәтчәннәренә багышладык. Кемгә авыррак булганлыгы билгеле түгел: фронттагы солдатларгамы, әллә тылда калган хатын-кызларга, балаларга, картларгамы? Барысының да җилкәләренә зур җаваплылык төшкән, аларның фидакарь хезмәте һәм корбаннары онытылырга тиеш түгел. Без композицияләребезне “гади тамга белән билгеләп үтү“ өчен тудырмыйбыз. Киләчәк буыннар Бөек Ватан сугышы турында онытмасыннар өчен, тарихыбызны кешеләргә җиткерергә тырышабыз. Студентлар ветераннарга хөрмәт күрсәтеп кенә калмыйлар, алар үзләрен тантаналы вакыйгаларга катнашы булган итеп тоялар, ә бу ватанпәрвәрлек хисләре уята, - дип, фикерләре белән уртаклашты Николай Егоров. Директор сүзләренә караганда, политехник көллият коллективы һәм студентлары Җиңү парадына әзерлек өчен күп вакыт, көч һәм акча сарыф итә. Төп идея расланганнан соң, педагоглар студентлар белән җентекле фикер алышалар, яшь буынга тарихны аңлаталар һәм булачак композициянең чын мәгънәсен ачалар. Студентлар әзерлекнең барлык этапларында да активлык күрсәтәләр.

Катнашучыларның барлык конструкцияләре һәм киемнәре махсус буяу белән буялган, кешеләрнең йөзләренә бронза грим салынган иде. Мамадышлылар социаль челтәрләрдә әлеге композиция фотосурәтләре һәм видеороликлары белән актив уртаклаштылар.

- Бу - бик шатлыклы һәм күңелле күренеш. Иң беренче чиратта, халык өчен эшлибез дә. Димәк, төп фикеребезне тамашачыларга җиткерә алганбыз.  Көллият җитәкчелеге Җиңү парадына әзерлеккә берни дә кызганмый, чөнки барлык сарыф ителгән ресурслар кешеләрнең ата-бабаларының батырлыкларын истә тотуы, алар белән горурланулары, ватанпәрвәрлек хисләре кузгалуы белән акланыр дип ышана, - дип сүзен тәмамлады җитәкче.

Марина Еремеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев