Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укы да уйлан

Иң яшь киленнәр – Мамадыштан

Гаиләгез “брак” булмасын, җәмәгать!

Статистик мәгълүматлар буенча, 2021 елда Татарстанда 24651 гаилә корылган. 2020 елда теркәлгән никахлар саны 5303 кә азрак булган. Җәмәгать судьяларының эше тыгыз булганлыктан, хәзер аерылыр өчен судка барып тору да кирәкми икән! Гариза язасың да, бетте китте! “Заочно” гына аералар да куялар ир белән хатынны.

 

Таркалган гаиләләр саны да кимегән. Гаиләдә балигъ булмаган бала булып, аерылышырга карар кылучылар 2019 елда 11 628, 2020 елда 10 213 исәпләнсә, узган ел 9585 гаилә таркалган. Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигмәтуллина шундый саннар белән бүлеште.

 

2019  елда иң яшь кияүләр, 18-24 яшь аралыгы хакында сүз бара, Кукмара, Чүпрәле, Аксубай районнарында теркәлгән. Гаилә корган ир-атларның 30 проценты камытны шактый иртә кияргә ниятләгән.

Ә менә яшь киленнәр Чүпрәле, Яңа Чишмә, Мамадыш, Теләчедә булуы ачыкланган. (Аксубай белән Кукмара егетләре үзләреннән олырак кызларга өйләндеме икән инде?)

Шунысы да сөендерә, “алтын” туйга кадәр былтыр 1604 гаилә яшәгән. Ә 386 гаилә бриллиант туйларын билгеләп узган. 60 ел бер тормыш иптәше белән тору ай-яй күпме сабырлык, зирәклек һәм мәхәббәт таләп итәдер ул!

Җәмәгать судьяларының эше тыгыз булганлыктан, хәзер аерылыр өчен судка барып тору да кирәкми икән! Гариза язасың да, бетте китте! “Заочно” гына аералар да куялар ир белән хатынны. Яңа Чишмә, Кукмара һәм Казанда аерылышуларның яртысы шундый форматта узган. Мөслимдә бу күрсәткеч аерылышу очракларының  2/3 ен тәшкил иткән. Ә менә Әгерҗе, Әлмәт, Әлки районнарында ир белән хатынны судка чакырмыйча гына аеру  очраклары 2 процент кына булган.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/gail-brak-bulmasyn

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев