Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укы да уйлан

Әгәр штат кыскарса

Прокурор аңлата

“Эш бирүче штатны яки оешма хезмәткәрләре санын кыскартканда нинди шартларны үтәргә тиеш? Мария А. Мамадыш шәһәре“.

Газета укучыбызның соравына прокурор вазыйфаларын башкаручы Рәмис Закиров җавап бирә:

 - Эш бирүче хезмәткәргә әлеге сәбәп буенча эштән азат ителү турында ике айдан да соңга калмыйча хәбәр итәргә тиеш. Алга таба - хезмәткәрнең сәламәтлеген һәм аның квалификациясен исәпкә алып, оешмада башка вакантлы вазыйфаны тәкъдим итәргә. Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм квалификациясе тәңгәл килгәндә, эштә калдыруның өстенлекле хокукы исәпкә алына. Андый өстенлекләргә ия барлык категория хезмәткәрләренең исемлеге РФ Хезмәт Кодексының 179нчы маддәсенең 2нче өлешендә язылган. Анда гаиләдә ике һәм аннан да күбрәк иждивенец булу, әлеге эш бирүчедән производство травмасы алучылар һәм башка категория хезмәткәрләр кертелгән. Күрсәтелгән таләпләрне бозган очракта, эш бирүче тарафыннан, хезмәткәр үз хокукларын яклауны сорап, орган урнашкан урын буенча Дәүләт Хезмәт инспекциясенә һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев