Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укы да уйлан

Этләргә дә титул кирәк!

Районыбызның Новый бистәсенә узган шимбәдә иң матур һәм җитез этләр җыелды.

Биредә лайка токымлы аучылык этләре күргәзмәсе инде икенче тапкыр үтә.

Аны икенче категорияле токым һәм сынаулар буенча эксперт Сергей Ипкеев истәлегенә багышлап оештыралар, чөнки Мамадышта мондый чараларга нәкъ менә ул нигез салучы булган. Матурлык конкурсына катнашучылар быел бөтен республикадан җыелган  иде. Барысы – 20 эт. (Узган ел 60 булган.)

Казаннан Мансур Әхмәдиев үзенең дүрт аяклы дусты “Азар“ белән килгән. Көнбатыш - себер лайкасына ноябрьдә 2 яшь тулачак. Хуҗасы аны көчек килеш сатып алган һәм шушы еллар эчендә әллә ничә  күргәзмәдә һәм сынауларда катнашырга өлгергәннәр. “Азар“ монда да  үз категориясендә җиңүче булды.

Районыбызның Владимир авылыннан Валериан Малов “Марта“сын бик мактап сөйли.

  • Үзем балалаттым. Көчек чагыннан ук максатчан өйрәтәм. Ауга гел бергә йөрибез. Этләргә дә, спортчылар кебек үк, тренировкалар кирәк. Иң яхшы тәҗрибә чыганагы – көндәлек практика. Аңа хәзер 1 яшь 8 ай. Рингта икенче тапкыр йөри инде. Үзен гел яхшы яктан гына күрсәтә, - диде ул.. 

Этләрне компетентлы белгечләр бәяләде. Жюри алдына куелган бурыч гади түгел иде. Матурлык стандартларына туры килгән иң яхшы этне сайладылар. Тышкы кыяфәт, җенесенә, яшенә карап, гармониялелек, хәтта тешләрнең сыйфаты да исәпкә алынды. Соңгысы – аучы эт өчен иң мөһиме.  

Маэмайлар әлбәттә мәйданчыкта вәкарь белән затлы гына  басып тормадылар, чөнки ау эте чит кешегә реакция ясамыйча калмый. Хуҗалары аларны тынычландырырга тырышып,  гел үзара сөйләшеп тордылар. Кемгәдер бу конкурста катнашу бары азарт  кына булса, ә кемгәдер - тулы бер бизнес. Бүләкләр һәм титуллар алган этләрнең перспективалары зур: үзләренең дә бәяләре арта, көчекләре дә күпкә кыйммәтрәк сатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев