Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укы да уйлан

Чернобыль һаман хәтердә

Чернобыль атом электр станциясе һәлакәтенә 36 ел тулу көнен Мамадышта зурлап билгеләп үттеләр.

Әлеге аварияне бетерүдә районыбыздан 62 кеше катнашкан, шуларның яртысы безнең белән юк инде. Техноген һәлакәт ликвидаторлары хөрмәтенә Мамадышта махсус һәйкәл салынды, аның янындагы тауга 62 алмагач утыртылды. Без чернобыльчеләр алдында баш иябез, аларга батырлыклары өчен рәхмәт белдерәбез. Чарада катнашкан район башлыгы Анатолий Иванов һәм Чернобыльчеләр союзының район оешмасы җитәкчесе Рамил Миңнеханов үз чыгышларында шул хакта сөйләделәр, фидакарьләрне Рәхмәт хатлары һәм истәлекле билгеләр белән бүләкләделәр. Тантанада катнашучылар, ахырдан, бергәләшеп, һәйкәлгә веноклар салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев